Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Covid-19 аркасында мәктәп укучыларының кышкы каникуллары озайтылмаячак

Республика балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яңа ел чыршыларын Роспотребнадзор таләпләрен үтәп үткәрәчәкләр.

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп укучыларына кышкы каникулларны озайтырга уйламыйлар. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Каникуллар озайту уңаеннан без сөйләшүләр алып бармыйбыз. Бездә барысы да тәртип буенча. Закон буенча каникул вакыты уку елы дәвамында 30 көн тәшкил итә. Кышкы каникуллардан соң язгы каникулларга күбрәк вакыт калдырабыз, чөнки бу чорга балалар һәм укытучылар арыган була. Шуңа күрә каникулларга күбрәк вакыт бу чорда булырга тиеш», - диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин шулай ук балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа ел чыршыларын гамәлдән чыгармаячаклар, дип ачыклык кертте. Чаралар Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәгәндә узачак.

«Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үз расписаниеләре буенча, кеше күп җыймыйча, үз төркемнәрендә һәм сыйныфларында бу чаралар үткәреләчәк. Бигрәк тә балалар бакчаларында Чыршы бәйрәме кирәк. Балаларга Чыршы бәйрәмен ни өчен гамәлдән чыгаруыбызны аңлата алмыйсың, алар моны аңламый. Без мондый чараларны үткәрергә тиеш дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте министр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X