Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда дуңгыз ите җитештерү ел башыннан алып 6%ка арткан

Татарстанда ел дәвамында дуңгызчылык продукциясен җитештерүнең артуы күзәтелә. «Республикада бу елның гыйнвар-октябрь айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 76 мең 132 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бу узган елга карата 106% тәшкил итә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин.

Белгеч  бигеләп үткәнчә,  2019 елның  тугыз  аенда  иң  күп  күләмдә  дуңгыз  ите    Тукай  муниципаль районында  җитештерелгән  – 46 мең  608 тонна (яисә республика буенча   җитештерелгән гомуми күләмнән  61,2% тәшкил  итә). Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында  - Буа  районы  -  14 мең  328 тонна, өченче  урында  - Саба  районы   - 7 мең  271 тонна.  
«Быелгы елның  10  аенда  республиканың  АПК предприятиеләре һәм фермерлары  тарафыннан  җитештерелгән  дуңгыз итенең  89,6%ы  югарыда  күрсәтелгән өч муниципаль районга  туры  килә», – дип  төгәлләштерде   Ирек Гыйбадуллин.
Республикада  дуңгызларның  баш саны  арту  да  күзәтелә.    1 ноябрьгә  белешмәләр  буенча,  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм КФХларда     451,1 мең  баш  дуңгыз  исәпләнә, бу  узган  елның  шушы  датасына  карата   104 % тәшкил  итә,  дип билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  вәкиле.  
Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  белешмәләре  буенча,  тулаем ил  буенча  2019 елның  10  аенда  авыл  хуҗалыгы  оешмалары   3,55 млн тонна дуңгыз  (тере  үлчәмдә) җитештергәннәр.   Бу  күрсәткеч  узган  елга  караганда    215,9 мең  тоннага яки    6,5%ка артык.   Бу  продукцияне тышкы базарларга  чыгару  күләмнәре  дә артты: гыйнвар-октябрь айларында  Россия  (ЕАЭС илләрен  дә  исәпкә  алып) 76,6 мең  тонна дуңгыз  ите  экспортлый, бу күрсәткеч  узган  елның  шушы  чорына  караганда    8,1 мең  тоннага  артык.  
Моңа  кадәрге  белешмәләр  буенча,  республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  бу  елның  ун  аенда    1 млн 135,8 мең  тонна  сөт  савылган,    332,4 мең  тонна  ит  җитештерелгән.  Узган  елның  шушы  чоры  белән  чагыштырганда,   сөт    4%ка күбрәк  савылган,  терлек  һәм кош  ите   –  3%ка артыграк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев