Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ел дәвамында ике мең чамасы патриотик акция уза

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында патриотик эшләр үткәрелүе каралган.

Татарстан Республикасында ел дәвамында ике меңгә кадәр патриотик акция уза. Бүген бу хакта Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“Республикада ел дәвамында ике меңгә кадәр патриотик акция уза. Иң зур чара булып гадәттәгечә “Үлемсез полк” акциясе тора. Инде бүгенге көннән үк бу юнәлештә әзерләнү эшләре бара”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Аның сүзләренчә, патриотик тәрбия бирү буенча иң әһәмиятле эшләрнең берсе булып эзләнү эшләре тора. “12 регионда якынча 30 экспедиция үткәрелде. 2005 елдан башлап “Солдат медальоннарындагы исемнәр” китабы бастырылып чыга. 2018 елда китапның сигезенче томы дөнья күрде. Анда 1933 совет сугышчысының исеме мәңгеләштерелде”, - диде вице-премьер.

Татарстанда хәрби-патриотик тәрбия бирү программасы яшьләр сәясәте үсеше белән бәйле, программа ведомствоара характерда. Татарстанда якынча 400 яшьләр оешмасы патриотик тәрбия бирү буенча эшләр алып бара.

“Барлык мәгариф учреждениеләре хәрби-патриотик һәм гражданлык-патриотик эш айлыгында катнаша. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышында патриотика белән бәйле мәсьәләләрне карау планлаштырылган. Күпмилләтле республика өчен патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе өстенлекле булып тора. Бу тел мәсьәләсенә генә түгел, халык тарихы, милли костюм, милли кухня мәсьәләләренә дә кагыла”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Фото: Рамиль Гали/архив, Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев