Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшләүче төрекләр кимерме?

Агымдагы елда Татарстанда чит ил гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арткан. Аларның күбесе - Урта Азия илләре халкы. Бу турыда журналистларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе Зөфәр Гәрәфиев белдерде. Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның 11 аенда республикада мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 428 булган. Бу - узган елның...

Агымдагы елда Татарстанда чит ил гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арткан. Аларның күбесе - Урта Азия илләре халкы.


Бу турыда журналистларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе Зөфәр Гәрәфиев белдерде. Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елның 11 аенда республикада мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 428 булган. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда якынча 50 очракка артыграк. Җинаять кылган затларның күп булуы хокук сакчыларын аеруча борчуга сала. Мәсәлән, узган ел республикада барлыгы 232 мигрант җинаять кылган булса, быел аларның саны 312гә җиткән.

- Сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү, кыйнау, үтерү белән янау кебек җинаятьләр саны аеруча артты. Көчләү белән бәйле җинаятьләр саны исә 6 очрактан 22гә кадәр (!) җитте. Урлау, ялган акча ясау, ришвәт бирү һәм ялган документлар әзерләү кебек җинаятьләр дә күбәйде. Шунысы мөһим: җинаять кылучыларның күбесе Россиядә законсыз яшәүче һәм эшләүче чит ил гражданнары, - дип ассызыклады Зөфәр Гәрәфиев.

Шунысын да билгеләп узу мөһим: җинаятьчеләрнең күбесе Урта Азия илләре гражданнары. Мәсәлән, агымдагы елда Үзбәкстаннан - 135, Таҗикстаннан - 44, Казахстаннан - 34, Әзербайҗаннан - 29 кешенең хөкем ителгәнлеге билгеле. Шул ук вакытта җинаять кылган затлар арасында Төрекмәнстан, Грузия, Төркия, Вьетнам, Монголия, Һиндстан, Беларусь һәм Сербия вәкилләре дә бар.

Бактың исә, республикада чит ил гражданнарына карата кылынган җинаятьләр саны да арткан икән. Узган ел бу күрсәткеч 206 булса, быел 259га кадәр җиткән.

- Агымдагы елның 10 аенда 860 чит ил вәкиле Татарстаннан читкә озатылды. Аларның 53е - төрекләр. 7511 чит ил кешесенең админстратив җаваплылыкка тартылганлыгы билгеле. Аларның 263е - төрекләр, - дип ассызыклады Татарстан миграцион хезмәтенең иммиграцион бүлек җитәкчесе Айрат Кәримов.

Җитәкченең төрекләргә аеруча зур басым ясавы юкка түгел, билгеле. Журналистларны нәкъ менә Татарстанда эшләүче төрекләрнең язмышы кызыксындырды.

- Төркия гражданнары белән бәйле вәзгыять һаман да шактый актуаль булып булып кала бирә. Хәер, аларга карата ниндидер аерым чаралар кулланылмаячак. 1 гыйнвардан башлап виза режимы гына үзгәрә, - дип белдерде җитәкче.


Рәмзия ЗАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/51627-tatarstanda-eshl%D3%99%D2%AFche-t%D3%A9rekl%D3%99r-kimerme?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев