Хөкем карары буенча мөмкин булган түләүләрне тәэмин итү өчен, тикшерүчеләр аның 450 мең сумнан артык мөлкәтен кулга алганнар.
Татарстанда судка автомобильләрне яңадан җиһазлауда махсуслашкан фирма директорына карата җинаять эше җибәрелгән. Аны хезмәт хакын түләмәүдә гаеплиләр, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тикшерү фикеренчә, 2024 елның июленнән 2025 елның гыйнварына кадәр фирма җитәкчесе элеккеге эшчегә хезмәт хакын түләмәгән. Хезмәткә түләү буенча бурыч 191 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил иткән.
Тикшерү вакытында җитәкче бурычын тулысынча каплаган. Хөкем карары буенча мөмкин булган түләүләрне тәэмин итү өчен, тикшерүчеләр аның 450 мең сумнан артык мөлкәтен кулга алганнар.


Нет комментариев