Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Фитосанитар мониторингы» программасын гамәлгә керттеләр

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы 2020 елдан “Россия Федерациясе территориясендә фитосанитар хәлне өйрәнү” хезмәтләрен күрсәтүне, аларга карата геолокацион параметрларны күрсәтеп, цифрлаштыруга күчерә.

Филиал  белгечләре  кышкы  чорда  ай  саен  көзге  культураларның  монолитларын  сайлап  алалар  һәм үсемлекләрнең  торышына  анализ  ясыйлар.   Шуңа бәйле  рәвештә, әлеге  программаны  гамәлгә  кертү  2020  елның  гыйнварыннан  башлана.    

Бу  елның   12 декабреннән  19 декабренә  кадәр  “Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге” ФДБУнең  Татарстан  Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау  бүлеге  башлыгы  Гүзәл Хөсәенова  һәм  программист   Даниил Матвеев  барлык  район бүлекләре  белгечләрен  «Фитосанитар  мониторингы» мобиль кушымтасы  ярдәмендә, кырларга  чыгып,  фитосанитар  мониторингын  уздыруга  өйрәттеләр.  

Әлеге  технологияләр   филиалга  яңа  үсеш  дәрәҗәсенә күтәрелергә һәм   үсемлекчелек  өлкәсендә  хезмәт  күрсәтүләрне арттырырга  ярдәм  итәчәк. 

Шуны  әйтергә кирәк,   «Фитосанитар  мониторингы» (веб-сайт, мобиль кушымта)  –   табылган  зарарлы  объектлар  турында, аларның геолокацион  параметрларын  күрсәтеп,   цифрлы  мәгълүмат алырга  һәм  хуҗалык  территориясе   янәшәсендә  корткычлар  табылу   турында  аграрийларга  үз вакытында  яклау  чараларын  күрү  өчен  оператив  рәвештә  хәбәр җибәрергә   ярдәм  итә  торган  мәгълүмат системасы  ул.    

Шулай  итеп,   перспективада   кырларда  зарарлы  объект булу турында мобиль телефонга  җибәрелгән  актуаль мәгълүматтан  теләсә  кем  файдалана  алачак.   

Моннан  тыш,   программада  чүп үләннәр, корткычлар,  авырулар  турында  белешмәлекләр,  зарарлылыкның  икътисадый  файдасы, “РФ территориясендә  куллануга  рөхсәт  ителгән  пестицидлар  һәм  агрохимикатлар  исемлеге”, шулай  ук  зарарлы  объектларга  каршы    көрәш  чаралары  да  күрсәтелгән. 

Агрономнар,  үз чиратында,  Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге экспертларына табылган  зарарлы  объектлар  турында  мәгълүмат (шул  исәптән фотоматериаллар) җибәрергә  һәм, җавап  итеп,    үсемлекләрне  яклау  буенча квалификацияле  күрсәтмә  ярдәм  алырга    мөмкин.  

Шулай  ук   вакытында  заманча  профилактик яклау  чараларын  уздыру  өчен  корткычларның нинди вакытта  үрчү  фаразын  белеп  тору  да  аграрийлар  файдасына  булачак.

Информационно-Технологический Отдел филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Фото: rosselhoscenter.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев