Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда гошер сәдакасын өләшә башладылар

Бакча уңышының бер өлешен мохтаҗларга таратырга теләүче кешеләр район һәм шәһәрләрдә үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала.

Татарстанда гошер сәдакасы җыю һәм мохтаҗаларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион эшләр башланып китте. Бүген мохтаҗлар "Зәкят" фонды китергән ярдәмне алды.

“Бүген, матур гадәтебез буенча, “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы таратуны башлап җибәрде. Узган ел 6 тоннага якын тараткан булсак, быел бу санны арттырырга ниятлибез. Бүген генә Балык Бистәсе мөхтәсибәте ярдәме белән 2 тонна яшелчә таратабыз”, - диде “Зәкят” хәйрия фонды директоры Булат Мәрданов.

Мохтаҗлар арасында Ленинград блокадниклары, күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар, өлкәннәр, авыру балаларны тәрбияләүче гаиләләр, ятимнәр, инвалидлар бар. “Бүгенгә иллегә якын гаилә чакырылды”, - диде Булат Мәрданов.

“Инвалидлар үзәгендә инде 2 ел шөгыльләнәбез. “Зәкят” фонды безне азык-төлек, сарык ите белән ярдәм итә. Узган елны да алдык. Бик зур рәхмәт аларга”, - диде инвалид бала анасы Елена Исмәгыйлева.

“Без Ленинград блокадниклар. Алланың рәхмәте яусын, безгә “Зәкәт” фонды ярдәм итә. Һәммәгез бәхетле, шатлыклы тормышта яшәгез”, - диде ярдәм алучы Нәгыймә Ярмушева.

  • Татарстанда Гошер көне 28 сентябрьдә Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән. Бу көнгә кадәр гошер сәдакасын җыю кампаниясе бара. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына теләгән һәркем районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшыра ала.

 

Фото: Салават Камалетдинов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев