Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда һәр 35нче кешедә онкология табыла

Сәламәтлек саклау министрлыгындә әйтүләренчә, медицина мөмкинлекләре арту белән беррәттән яман шеш белән авыручылар саны да арта.

Татарстанда һәр 35нче кешедә яман шеш ачыкланган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

– Заманча диагностикалау ысуллары ярдәмендә без яман шешне башлангыч стадиядә ачыклый алабыз, шунлыктан пациентка ярдәм итү мөмкинлеге дә арта. Бүгенге көнгә бу диагноз куелган пациентларның 62,5 проценттан артыгы биш елдан артык яши. Биш ел яшәүнең әлеге күрсәткече безнең медицина мөмкинлекләрен характерлый, –  диде ул.

Узган ел Татарстанда яман шеш авыруының 16,5 мең очрагы ачыкланган, бу 2020 елга караганда 15% ка күбрәк.

–  Без сылтама ясарга яраткан Европада саннар күпкә югарырак, – ди Яркәева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев