Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда хәмер сату урыннары кими башлады

Ике көн элек Татарстанда хәмер сату урыннары кими башлады. Мөселманнар өчен изге булган Рамазан башлануга гына бәйле түгел бу күренеш. 17 июнь көнне гамәлгә кергән шартлар нигезендә, республикада күпкатлы торак йортлардагы чәркәханә һәм барлар юкка чыгарга тиеш. Закон эшли башлады, әмма бу гына ярдәм итәрме? Ник дигәндә, Казан иң күп...

Ике көн элек Татарстанда хәмер сату урыннары кими башлады. Мөселманнар өчен изге булган Рамазан башлануга гына бәйле түгел бу күренеш. 17 июнь көнне гамәлгә кергән шартлар нигезендә, республикада күпкатлы торак йортлардагы чәркәханә һәм барлар юкка чыгарга тиеш. Закон эшли башлады, әмма бу гына ярдәм итәрме? Ник дигәндә, Казан иң күп эчүче шәһәрләр рәтендә йөри хәзер.
Түрәләр, тәрәзә төбендә сәрхушләр җыелышып яту аркасында, төн йокысы качкан гади халыкка ярдәм итмәкче. Закон кабул ителгәч, ялган исерткеч эчеп агуланучылар саны да кимиячәк, диләр. Илдәге ике бәланең берсе булган эчкечелектән закон ярдәмендә генә котылып буламы? "Күпкатлы йортларда урнашкан чәркәханә, бар кебек эчәргә тәкъдим итүче урыннардагы тавыштан зарланып, гариза язучылар саны бик күп иде, - дип сөйли Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов. - Әлеге чәркәханәләр төн буе эшли. Өстәвенә, мондый урыннарда тәкъдим ителгән эчемлекләрнең сыйфаты да шикле. Исерекләрнең бетмәс талаш-кычкырышы бу йортларда яшәүчеләргә бик нык комачау итә. Закон кабул ителгәч, фатир хуҗалары тынычлыкта калыр дип өметләнәбез". Әлеге документ күпкатлы торак йортларның беренче каты һәм янкормаларында ачылган эчү урыннарына кагыла. Ә йорт янәшәсендәге чәркәханәләр, мәсәлән, моңарчы ничек эшләсә, алга таба да шулай исерекләр җыеп ятачакмы? "Бу - бөтенләй икенче мәсьәлә, - диде Рөстәм Арсланов. - Законга "йорт янындагы бина" дип язып куеп булмый. Мондый атама юк. Әлегә бу өлкәдә кабул ителгән законнар җитәрлек".
Кием элгечтән башлана
Эчәргә кыстап торучы чәркәханә, барларны ябу турындагы законны моннан өч ай элек үк имзалаганнар. Закон ни өчен июньдә генә тулысынча үз көченә кергән? Эш шунда ки, түрәләр булган бизнесын җәелдерергә теләүчеләргә эшләрен тәртипкә китерергә мөмкинлек биргән. Бу вакыт эчендә бар йә чәркәханә хуҗалары әлеге бинаны кафе итеп үзгәртеп кора алган. "Ике көн элек алдан бирелгән вакыт бетте, хәзер закон бозучыларга штраф яный", - ди Рөстәм Арсланов. Җаваплылык, беренче чиратта, чәркәханә (рюмочная) хуҗаларына кагыла. Законсыз эшли торган урында булган барлык товарларын тартып алудан тыш, җитәкчеләренә 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Ә менә бар хуҗаларына карата әлегә кырыс җәза кулланылмаячак. Бактың исә, барны кафега үзгәртү өчен өч ай вакыт азрак булып чыккан икән. Шуңа күрә андыйларга эшләрен төгәлләү өчен тагын бер ай вакыт өстәгәннәр.
"Кафе һәм рестораннарга куелган таләпләр шактый күп, - ди Рөстәм Арсланов. - Беренче чиратта, бинаның тышкы ягында элмә такта торырга тиеш. Аның яктыртылган булуы да мәҗбүри. Аш йорты чишенү бүлмәсеннән башлана". ГОСТ таләпләре буенча, кафе һәм рестораннар кунакларны кайнар аш белән сыйлый алырга тиеш. Аш-суны биредә үк пешерү мәҗбүри. Боларга өстәп, өстәл-урындыклар санын, табак-савыт юу бүлмәсен дә тикшерәчәкләр. "Бинада төзекләндерү эшләре барган арада, спиртлы эчемлекләр сату тыела", - диделәр Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә. Белгечләр фикеренчә, яңа закон ялган алкоголь эчемлекләр сату күрсәткечен киметергә тиеш. Бу исә киштәдәге законлы аракы-шәраб санын арттырырга мөмкин. Нишлисең, ике зыянның берсен сайларга туры килә.
Аракыны - көмешкәгә
Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда законлы хәмер күләме кими бара. Узган ел белән чагыштырганда, быелның биш аенда гына да аракы сату күрсәткече 5 процентка түбән тәгәрәгән. Ә аның бәясе кыйммәтләнә башлаган 2012 ел белән тәңгәлләштереп караганда, сату күләме 36 процентка кимегән. Монда яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә өндәү, спиртлы эчемлекләр куллануга каршы дәүләт тарафыннан кабул ителгән төрле чаралар да зур урын алып тора, ди белгечләр. Монысы - мәсьәләнең бер ягы. Шул ук вакытта бүген аракының шактый кыйммәт торуын да истән чыгарырга ярамый. Кесә ягы такыр булганнар ялган аракы һәм башка исерткеч сыеклыкларга күчә. Шулай итеп агуланучылар саны арта. Быелның биш аенда гына да Татарстанда 600гә якын кеше ялган исерткеч эчемлектән зыян күргән. Ә 161 очрак үлем белән тәмамланган.
Республикада яшәгән бөтен халыкны, шул исәптән спиртлы эчемлекләр эчми торган кешеләрне, пенсионерларны, яңа туган балаларны да исәпкә алганда, былтыр Татарстанда җан башына уртача 15 литр алкогольле продукция (сырадан башка) сатылган. Җан башына 9 литрдан артык аракы туры килә. Боларга республикада яшәүче һәр кешегә туры килгән 60 литр чамасы сыраны да өстәргә кирәк. Шуңа күрә бу юнәлештәге законнар аеруча да әһәмиятле, ди белгечләр.
Казан - арттан беренче
"Закон проектын эшләгән вакытта, бик күп чәркәханәләрне йөреп, тикшереп чыгарга туры килде, - дип сөйли Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов. - Күп биналарда бер өстәл һәм берничә урындыктан башка берни дә юк. Каядыр рәшәткә артында аракы салып торучы утыра. Биредә җыен исерек җыела иде. Шуңа күрә дә гади халык бик нык зарланды. Хәзер алар тынычлыкта калачак. Мондый урыннар халыкны эчүгә сабыштыра. Шуңа күрә дә торак йортларның беренче катында төн буе эшләүче чәркәханә, барларны ябу мәҗбүри эш иде. Моңарчы Татарстанда рәсми рәвештә составында кофеин һәм башка шундый матдәләр булган, алкоголь күләме 9 процентка кадәр тәшкил иткән "энергетик"ларны сату тыелды. Баллы "су"ны яшьләр аеруча үз итә. Ике закон да бик дөрес һәм вакытлы кабул ителде дип саныйм".
Ул арада Казан ил күләмендә иң күп аракы эчүчеләр исемлегенә эләккән. Татарстан башкаласы беренче урынны алган. Стратегик коммуникацияләр һәм социаль проектлар институты "ФедералПресс" оешмасы белән берлектә үткәргән тикшерү нәтиҗәләре әнә шуны раслый. Бездән кала, аракы яратучылар Санкт-Петербург һәм Уфада күп икән. Хәмер куллану гомуми күрсәткеченә килгәндә, беренчелек - Краснодар, Уфа һәм Владивосток шәһәрләре кулында. Мәсәлән, Краснодарда җан башына 20 литр исерткеч туры килә икән. Уфада әлеге күрсәткеч - 19,9, ә Владивостокта 19,1 литр тәшкил итә. Казан - әлеге исемлекнең бишенче баскычында. Сыра куллану буенча Казан - унберенче. Беренче өчлектә - Самара, Краснодар һәм Екатеринбург шәһәрләре. Иң "аек шәһәрләр" булып Санкт-Петербург һәм Мәскәү табылган. Белгечләр әйтүенчә, илдә яшәүче һәр кеше ике атнага бер тапкыр хәмер шешәсе сатып алган кебек.
Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, табиб-нарколог:
- Яңа кабул ителгән закон чираттагы рәсми язу гына булачак дип саныйм. Бинаны ГОСТ таләпләренә туры китереп үзгәртсәләр, шул ук чәркәханәләргә алга таба да эшләргә рөхсәт ителә бит. Моңарчы "Сыра" элмә тактасын тыйганнар иде. Нишләделәр? Казан урамнары башка сүзләр белән тулды. Йә "күбекле" тәкъдим итәләр, йә "балык белән сохари янына берәр эчемлек". Бу очракта да, чыгу юлын табачаклар дип саныйм. Спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче аерым кибетләр булдырырга кирәк. Аракыны ипи-сөт янәшәсендә сату дөрес түгел. Моны балалар да күрә бит. Алар фикер йөртүенчә, азык-төлек кибетендә сыра, шәраб, аракы сатыла икән, димәк, аларны да кулланырга ярый. Әти-әниләр исә: "Бу сиңа ярамый, өлкәннәрнеке", - ди. Тизрәк үсәсе килгән балага теләгенә ирешү өчен иң җиңел юлларның берсе - спиртлы эчемлек кабып карау. Билгеле булганча, бала организмында алкогольле эчемлекләргә бәйлелек 2-3 айдан ук барлыкка килә. Моңарчы "энергетик"ларны тыйган закон кабул иттеләр. Яшьләр нишләячәк дип уйлыйсыз? Әлбәттә, моңа охшаш эчемлеккә күчәчәк. Ә ул - сыра. Тыярга икән, сырадан башларга кирәк. Бүген сыра һәр кибеттә сатыла. Законның файдасы булмаячак. Мин исерткеч эчемлек кулланып, юләрләнү дәрәҗәсенә җиткән кешеләрне күреп торам. Эчүчеләр саны кимеми, киресенчә, алар арасында яшьләр арта. Бүген тернәкләндерү үзәкләре нәкъ менә яшьләр белән тулган. Хәер, 25-30 яшьлекләр дә шактый күп. Стационарларда урыннарны алдан ук алып куялар.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые:
- Без, аракы эчмәгез, дип әмер бирә алмыйбыз. Кешеләрне намаз укырга өнди генә алабыз. Күпчелек аракы эчүдән туктаса, сату үзеннән-үзе бетә ул. Татарстанда җыен үткәреп, спиртлы эчемлекләр сатуны бөтенләй бетергән авыллар бар. Хәзер Сабантуйларда аракы сатмый башладылар бит инде. Тиешле карар кабул ителде. Киләчәктә ураза аенда хәмер сатуны тыю турындагы документ та барлыкка килсә, яхшы булыр иде. Әлеге юнәлештә законнар кабул ителү - бик кирәк нәрсә. Мәсәлән, Кукмара районының Бүҗи, Тоембаш, Уразай авылларында ел әйләнәсе аракы сатылмый. Моңа ирешү юлы бик җиңел. Ул авылларда күпчелек кеше намаз укый. Спиртлы эчемлек сатып алучы юк, шуңа күрә сату үзен акламый да. Бүген диннең төп максаты - исерткеч эчемлекләр сатып алуны бетерү. Сорау булганда, тәкъдим бетми. Тыю - бер, кулланучылар булмау - икенче нәрсә. Әнә наркотик бер кибеттә дә сатылмый. Тик моңа карап кына наркоманнар саны кимеми. Ислам кушканча яшәргә кирәк. Хәләл ризык ашап, намаз укучы балалар үстерү зарур. Хәмердән тулысынча баш тарткан авылларда яшәүчеләр әйтүенчә, салада яшәүчеләрнең 60-70 проценты намаз укыса, аракы үзеннән-үзе юкка чыга, бернинди карар да кирәкми. Бөек рус әдибе Лев Толстой: "Мин ислам динен эчүчелек дигән мәсьәләне чишкән өчен генә булса да хөрмәт итәр идем. Чөнки Җир йөзендә бу афәтне җиңгән башка бер генә тәгълимат та юк", - дигән. Барысы да - безнең кулда.
("Ватаным Татарстан", /№ 85, 19.06.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев