Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда иң ныклы гаиләләр Теләче һәм Балтачта яши

Татарстанда иң ныклы гаиләләр Теләче һәм Балтачта яши. Ә менә Югары Ослан һәм Лаешта хәлләр мөшкел. Быелның алты аена алынган мәгълүматларга караганда, биредә аерылышучылар саны өйләнешүчеләргә караганда да күбрәк. Белгечләр исә чаң суга. Киләчәктә гаилә төшенчәсе гомумән юкка чыгарга мөмкин, ди алар. Бактың исә, бүген алтын балдак киючеләр арасында: "Гаилә...

Татарстанда иң ныклы гаиләләр Теләче һәм Балтачта яши. Ә менә Югары Ослан һәм Лаешта хәлләр мөшкел. Быелның алты аена алынган мәгълүматларга караганда, биредә аерылышучылар саны өйләнешүчеләргә караганда да күбрәк. Белгечләр исә чаң суга. Киләчәктә гаилә төшенчәсе гомумән юкка чыгарга мөмкин, ди алар. Бактың исә, бүген алтын балдак киючеләр арасында: "Гаилә нәрсә ул?"- дигән сорауга "Ул - уртак бала туу", - дип кенә җавап бирүчеләр күп икән. Мәхәббәт, тугрылык кебек кыйммәтләрне белмиләр дә.


Ике көн элек республикада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Шул рәвешле түрәләр гаиләнең җәмгыятьтә тоткан урынын кү­тәрмәкче була, күрәсең. Ак­чә­чәктә гәүдәләнеш тапкан әлеге көнне Изге Вәли көне белән дә тәңгәлләштереп караучылар бар хәтта. Тик менә Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС ида­рәсе әзерләгән статистика мәгъ­лүматлары гына күңелгә шом сала. 2015 елның алты аена алынган саннарга караганда, башкалада өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша. Чаллыда өч парның икесе кире уйлый. Авылларда да аерылышучылар шактый. Ә менә халык саны буенча татар районнары булып исәп­ләнгән төбәкләрдә аерылышучылар кимрәк. Хәер, авылларда мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әби-бабайлар кызларны, барган җиреңдә таш бул, дип өйрәтә бит.
Чыннан да, бу күрсәткечләрдә әхлак мәсьәләсе зур урын алып тора. Бүген бер бала табып үстергән ата-аналарның ул-кызлары үсеп җитте. Андыйлар гаилә корырга әзер түгел, ди белгечләр. Дөресрәге, бары тик үзе өчен генә яшәргә өйрәнгән яшьләр гаиләдә уртак тел таба алмый. Шуңа күрә аерылышуны өстенрәк күрәләр. Былтыр яшь гаиләләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә сөен­дермәгән. "Аерылышудан нәрсә саклап тота?" - дигән сорауга күпчелек: "Бала", - дип җавап биргән. Ипотека, кредит йөген ялгыз гына тартырга теләмәү­челәр дә шактый икән.


Тагын берничә сан. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, быел аерылышу турындагы актлар 16 процентка кимрәк теркәлгән. Ел башыннан бирле республикада 6 мең 267 гаилә таркалган. Былтыр әлеге сан - 7 мең 436, ә 2013 елда 7 мең 507не тәшкил иткән. Әмма Татарстанда туйлар саны да кими. Быел барлыгы 11 мең 202 пар язылышкан. 2014 елда - 12 мең 920, ә 2013 елда 13 мең 444 пар бер-берсен алтын балдаклар белән "бәй­ләгән". Дөрес, бел­гечләр моны 90 нчы еллар буыны үсеп җитү белән аңлата. Мәгълүм булганча, ул чорда туучылар саны кискен кимеде.


Быел алтын балдак киючеләр саны чагыштырмача аз булуның тагын бер сәбәбе дә бар. Мөсел­ман дөньясында ураза ае дәвам итә. Шуңа күрә августта туйлар саны бермә-бер артачак, дип фаразлыйлар. Белгечләр арасында вәзгыять ул кадәр үк начар түгел, дип раслаучылар да җитәрлек. Татарстанда яңа туган балалар саны арта. Быелның алты аенда 27 мең 436 сабый дөньяга килгән.

("Ватаным Татарстан", /№ 99, 10.07.2015/)

20-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X