Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 500 мең сум грант бирәләр
Яңалыклар

Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчаларына 500 мең сум грант бирәләр

Грант алу өчен конкурста 50 балалар бакчасы катнашкан.

Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем белән тәэмин итүче иң яхшы утыз балалар бакчасын сайлап алачаклар. Аларга 500 мең сум күләмендә грант бирәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”н конкурс буенча читтән торып сайлап алу этабы тәмамланды. Конкурста 50 балалар бакчасы катнашкан. Нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 балалар бакчасы ачыкланачак һәм грантлар тапшырылачак.

“Проектның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру, мәктәпкәчә билингваль белем бирү буенча балалар бакчаларының эш тәҗрибәсен тарату”, диелгән министрлык хәбәрендә.

Фото: https://pixabay.com | tolmacho

http://www.tatar-inform.tatar


Нет комментариев