Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда иң югары бәяләнә торган профессияләр билгеле

Күчемсез милек сату менеджерларына 400 мең сумга кадәр эш хакы тәкъдим итәләр, - диде Head Hunter белгече.

Татарстанда иң күп хезмәт хакы алып эшләүче һөнәр ияләре билгеле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Head Hunter – Поволжье компаниясенең маркетинг буенча һәм җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыруда әйдәп баручы белгече Александра Севостьянова хәбәр итте.

“Иң югары хезмәт хакы белән бәяләнә торган профессияләргә, традицион рәвештә, топ-менеджмент, сәүдә өлкәсе, ИТ-тармак, төзелеш һәм җитештерү өлкәләре керә.

Мисал өчен, топ-менеджерлар Татарстанда уртача 80 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Әлеге һөнәрдә бер вакантлы урынга 9 кеше дәгъва кыла.

Төзүчеләр өчен уртача хезмәт хакы 50 мең сумны тәшкил итә.

Сәүдә өлкәсендә эш бирүчеләр 25 мең сумнан башланган хезмәт хакы тәкъдим итә. Бу өлкәдә хезмәт хакына чикләүләр юк диярлек. Әйтик, күчемсез милек сату менеджерларына 400 мең сумга кадәр хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар.

"Хезмәт базарында ИТ-белгечләргә булган ихтыяҗ да кимеми. Бүген бер урынга 2 резюме туры килә”, - диде белгеч.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X