Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда иң югары хезмәт хаклары – сату һәм төзелеш өлкәсендә

Республика эш бирүчеләре соңгы айда эш эзләүчеләргә хезмәт хакы аена уртача 38 мең 928 сум булган эш урыны тәкъдим иткән.

Татарстанда иң югары хезмәт хаклары – сату һәм төзелеш өлкәсендә. Бу хакта эш эзләү буенча сервисның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика эш бирүчеләре соңгы айда эш эзләүчеләргә хезмәт хакы аена уртача 38 мең 928 сум булган эш урыны тәкъдим иткән. Казанда белгечләрнең уртача хезмәт хакы 40 мең 18 сумга җитә, дип искәртәләр матбугат хезмәтендә.

«Соңгы айда «Сатулар», «Төзелеш», «Эшче персонал» һәм IT иң югары хезмәт хакы түләнә торган өлкәләр булган», - диелә хәбәрдә.

Рейтингның беренче баскычында «Төбәк сәүдә вәкиле» урнашкан. Биредә 500 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Төзелеш тармагында эшләүче юристка исә 300 мең сум түләргә ышандыралар.

Гыйнвардан сентябрь аена кадәр казанлыларның уртача хезмәт хакы 43,2 мең сумга кадәр арткан.

Фото: https://pixabay.com | TeroVesalainen

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев