Татарстанда яшәүче Надежда Капитонова сайлауда тавыш биргән өчен iPhone 16 смартфоны отты
Бу хакта «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында бүләкләр уйнатуны алып баручы Артур Кортес игълан итте.
Бүген иртән сайлауларда тавыш биргән Татарстанда яшәүче Надежда Капитонова iPhone 16 смартфоны иясе булды. Бу хакта «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында бүләкләр уйнатуны алып баручы Артур Кортес игълан итте.
Бүләкләр иртәнге 7:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр тавыш бирүчеләр арасында уйнатылды – бу биш меңнән артык кеше. «Рандомайзер» программасы тавыш бирүдә катнашучыларның берсен – Надежда Капитонованы очраклы рәвештә сайлады. Нәкъ менә ул яңа смартфон иясе булды.
Бүген #ГаиләБеләнСайлыйбыз #ТатарстанАлга масштаблы республикакүләм фотоконкурсы* уза. Төп призлар – ике Sollers ST8 автомобиле һәм 11 смартфон. Шулай ук катнашучылар арасында көн дәвамында махсус номинацияләрдә дә призлар уйнатылачак: өч DREAME TROUVER робот-пылесосы, өч RitFort аэрогриле, өч Hyundai пар белән кием үтүкләү җайланмасы һәм Samsung микродулкынлы миче.
Төп бүләкләрне отучыларны социаль челтәрләрдә («Татарстан Алга» ВКонтакте төркеме) һәм ТНВ телеканалында бүләкләр уйнатуны турыдан-туры трансляцияләү вакытында игълан итәчәкләр, өстәмә призларга ия булучыларның исемнәре «Татарстан Алга» ВКонтакте төркемендә генә урнаштырылачак. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр төп фотоконкурста катнашучылар арасыннан сайлап алыначак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yasauce-nadezda-kapitonova-sailauda-tavys-birgan-ocen-iphone-16-smartfonyn-ott-5910860
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев