Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче хатын мошенникларга 3 миллион сумнан артык акча күчергән

Сак булыгыз!

Зәйдә яшәүче хатын мошенникларга 3 миллион сумнан артык акча күчергән

Фото: "Татар-информ" архивыннан

16 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче хатын-кыздан гариза кергән. Аңа билгесез кешеләр шалтыратып, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылулары, акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк дип белдерәләр. Әлеге хатын-кыз, ышанып, 3420455 сум акчасын мошенникларга күчергән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.

«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган кешеләрне ачыклау буенча оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Шулай ук узган атнада компьютер мәгълүматларына законсыз керүнең өч факты теркәлгән. Ике очракта зыян күрүчеләр сим-карталарга хезмәт күрсәтү килешүен озайту сылтавы белән смска килгән кодларны атыйлар, бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китерә. Өченче очракта зыян күрүчедән пенсияне яңадан исәпләү сылтавы белән смска килгән кодны сорыйлар.

«Алдауның ике очрагында зыян күрүчеләр — мәгариф идарәсе хезмәткәрләре. Шәхси мәгълүматларыгызга һәм документларыгызга карата сакчыл булыгыз. Беркайчан да беркемгә дә банк картасы мәгълүматларын, башка шәхси мәгълүматны хәбәр итмәгез», — дип кисәтәләр полиция хезмәткәрләре.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/zaida-yasauce-xatyn-mosenniklarga-3-million-sumnan-artyk-akca-kucergan-5886704

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев