Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясау 95 процентка башкарылган

Татарстанда «Яшьләр үзәкләрен капиталь төзекләндерү» республика программасы кысаларында яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт ясау 95 процентка башкарылган. Төрле категориядәге яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшьләр инфраструктурасын актив яңартуны дәвам иттерәбез. 2019 елдан бирле республикада гомуми 2 млрд сумга 31 яшьләр үзәге төзекләндерелде. Быел әлеге программага 10 объект кертелде, ә 2026 елда дүрт муниципалитетта биш яшьләр үзәген төзекләндерү планлаштырыла. Яңартылган яшьләр үзәкләре – ремонт ясалган биналар гына түгел, ә яшьләргә үз-үзләрен ачу өчен күпфункцияле заманча киңлек тә. Татарстанда яшьләр үзәкләре барлыкка килү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә», – диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Әйтик, Кукмарада «Ялкын» яшьләр үзәгендә ремонттан соң коворкинг/кинозал, сәнгать студиясе, киберзона, спорт залы, хореография залы, методик кабинет һәм тренажер залы барлыкка килгән. 917,98 квадрат метр мәйданлы бинаны яңартуга республика бюджетыннан 123 млн сум бирелгән. Чүпрәле районында «Патриот» Яшьләр үзәге яшьләр өчен файдалы досуг булдырырга һәм патриотизм тәрбияләүгә булыша, бу исә яшьләр дәүләт сәясәтенең иң әһәмиятле бурычларының берсе. Чаллыдагы «Орион» Яшьләр үзәге эшенең өстенлекле юнәлешләре – волонтерлар хәрәкәтен, балалар һәм яшьләр оешмаларын үстерү. 3,5 мең кв. метр мәйданда фитнес залы, тренажер, киберспорт һәм хореография заллары, Беренчеләр хәрәкәте өчен киңлек, волонтерлык үзәге, студентлар отрядлары хәрәкәте, Чаллының Яшьләр хәрәкәте һәм берлекләре урнашкан. Шулай ук универсаль спорт мәйданчыгы яңартылган. Яңа юнәлешләр – яшүсмерләрне БПЛА белән идарә итәргә өйрәтү һәм яшьләрне социаль мөһим проектлар булдырырга һәм гамәлгә ашырырга өйрәтү өчен проект офисын эшләтеп җибәрү.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yaslar-uzaklarena-kapital-remont-yasau-95-procentka-baskarylgan-5910433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев