Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча 2024 елда 800дән артык база станциясе модернизацияләнде

Татарстанда үткән ел «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында 233 яңа база станцияләре урнаштырылды һәм 827 станция модернизацияләнде. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итә.

Республикада цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру эшләре дәвам итәчәк. Россия Хөкүмәте элемтә операторлары белән берлектә 100дән 500гә кадәр кеше яши торган авылларда 4G-элемтә булдыра. 2025 елда узган ел белән чагыштырганда база станцияләре урнаштыруга квота 89 станциягә кадәр арттырыла. Әлеге проект кечкенә авылларда яшәүчеләргә зур торак пунктлардагы халык белән беррәттән югары тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге тудыра.

Татарстанда автомобиль юллары буенда элемтә сыйфатын яхшыртуга да аерым игътибар бирелә. 2024 елда М7 «Волга» трассасы буйлап яңа ун база станциясе төзелгән. Билгеләнгән 99,9 процент күрсәткеченә ирешү өчен әлеге юнәлештә эшләр дәвам итәчәк. М12 «Восток» автомобиль юлында мобиль элемтә операторлары 46 база станциясе урнаштырган, нәтиҗәдә хәзер трасса тулысынча мобиль элемтә белән тәэмин ителгән.

Үткәргеч интернет абунәчеләре санының еллык үсеше якынча 5 процентны тәшкил иткән, ә мобиль челтәрнеке – 6 процент. Республикада 8 миллионнан артык актив SIM-карталар һәм 5 миллионнан артык мобиль интернет кулланучы исәпләнә. Соңгы күрсәткеч буенча төбәк Идел буе федераль округында беренчеләр рәтендә тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-2024-elda-800dan-artyk-baza-stanciyase-modernizaciyalande-5900139

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев