Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча 2,5 мең гектар культураны урман җирләренә күчергәннәр

Быел Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк программасы кысаларында урман тармагы белгечләре 2,5 мең гектар мәйданда урман культураларын тикшергән һәм урманнар урнашкан җирләргә күчергән.

Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Профессиональ терминологиягә кереп тормыйча, гади генә әйткәндә, бездә шушындый мәйданда сыйфатлы урман агачлары үсеп чыккан. Урманнарны торгызу – сабырлык таләп итә торган озак процесс. Ул орлык җыюдан, үрчетүдән һәм яшь үсентеләрне утыртудан башлана. Утыртканнан соң агротехник тәрбияләү уздырырга кирәк. Ахыргы нәтиҗә шушы эшләрне сыйфатлы итеп башкаруга бәйле дә инде», – дип сөйләде Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Моннан тыш, «Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү өчен урман үсемлекләренең орлык запасы» төбәк проектының өстәмә индикаторына ирешү эшләре дә алып барыла. Урманнарны уңышлы торгызу өчен сыйфатлы орлыклар кирәк, 2025 елда пландагы күрсәткеч 11,455 тоннаны тәшкил итә.

Хәзерге вакытта министрлыкның ведомство оешмалары белгечләре 6284 килограмм орлык җыйган. Аларның 529 килограммы нарат, 69 килограммы карагай , 4679 килограммы имән, 779 килограммы каен, 190 килограммы корычагач орлыгы.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-25-men-gektar-kulturany-urman-irlarena-kucergannar-5911697

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев