Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Иосиф Кобзон истәлегенә патриотик ансамбль төзеләчәк

КФУның “УНИКС” базасында эшләп килүче “Родина” вокаль ансамбле нигезендә патриотик коллектив барлыкка киләчәк.

Татарстанда СССР халык артисты Иосиф Кобзон истәлегенә Россиядә беренче яшьләр патриотик ансамбле барлыкка киләчәк. Аның нигезендә КФУның “УНИКС” базасында эшләп килүче “Родина” вокаль ансамбле торачак. Бу хакта ансамбль секретариаты хәбәр итә.

Бүгенге көндә “Родина” республика ансамбле Россия Мәдәният министрлыгы фаразлары буенча иң яхшы музыкаль патриотик проектларның берсе булып тора. Ансамбль берничә тапкыр халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреаты булган.

Коллектив СССР халык артисты Иосиф Кобзонның “Яшьләрне музыкаль-патриотик рухта тәрбияләүгә керткән хезмәте өчен” дипломына ия. Ансамбль репертуарында 300дән артык патриотик әсәрләр, шул исәптән Кобзон репертуарыннан йөзләп җырлар бар. Мәшһүр артистның патриотик музыкаль мирасын ансамбль саклар, дип планлаштырыла.

Кастингка гариза - фото һәм видеоматериаллар, шулай ук үзең турында мәгълүматны magurt2015@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала. Тулырак мәгълүмат коллективның “ВКонтакте”да рәсми паблигында урнаштырылган.

Фото: vk.com/ansamle_rodina

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев