Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ир-атларның 35 проценты пенсия яшенә дә җитми

Татарстанда 44 мең 12 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда ир-атларның гомер озынлыгы кими. 2017 елда вафат булган барлык ир-атларның 35 проценты 60 яшькә дә җитмәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе вакытында билгеле булды.

“Республикада күпчелек ир-атлар пенсия яшенә дә җитми”, – диде ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева. – 35 процент ир-ат 60 яшькәчә вафат булган. Хатын-кызлар арасында исә мондый үлем очраклары 13 процентны тәшкил итә.

Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанда 44 мең 12 үлем очрагы теркәлгән. Бу узган елга караганда 2,1 процентка кимрәк.

“Мондый динамика республикада өченче ел рәттән күзәтелә”, – диде идарә тармагы башлыгы.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев