Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда җитештерелгән сыраны Кытайда сатарга планлаштыралар

Кытайда Татарстанның сыра заводы продукциясе белән кызыксыналар.

Татарстанның “Татспиртпром” компаниясенең сыра кайнату заводы продукциясен Кытайда сатуны планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре нәтиҗәләре турында “Татар-информ”га сөйләгәндә әйтте.

“Ничек кенә сәер булмасын, безнең Кытай хезмәттәшләребез Татарстан сырасын күрергә теләде. Әлеге сыраны Кытайга эксклюзив рәвештә чыгаруга кызыксыну барлыгы әйтелде”, - диде министр.

Бу мәгълүматны “Татспиртпром”да да расладылар. “Бу мәсьәлә әлегә карала. Хәзерге вакытта сыра кайнату заводы продукциясен Кытайга чыгару турында андагы компанияләр белән сөйләшүләр алып барыла”, - дип сөйләделәр “Татспиртром”ның матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан сырасын сату буенча Кытайдагы потенциаль хезмәттәшләр белән очрашулар булуы турында сөйләде.

“Кытайда мин дистрибьюторлар белән берничә мәртәбә очраштым. Бүгенге көндә алар 650 гипермаркет челтәре белән эшли. Һәм анда тәкъдим итү өчен, кибет киштәләрендә безнең продукцияне куюга әзер икәннәрен белдерделәр”, - диде Талия Миңнуллина.

Фото: Александр Елисеев, Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев