Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда канализация агынтылары туфракның уңдырышлы катламын юк иткән

Экологлар Лениногорск туфрагында аммоний һәм зыянлы нефть продуктлары тапкан.

Лениногорскида чистартылмаган канализация агынтылары туфракның уңдырышлы катламын юк иткән. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Пычранган участокның мәйданы 109 кв. м тәшкил итә. Экологлар туфрак һәм канализация агынтылары үрнәкләрен алганнар. Лаборатория тикшеренүләре агынты суында аммоний күләме - 41 тапкыр, ә нефть продуктлары 3,3 тапкыр артканлыгын күрсәткән. Туфракта аммоний азоты 6,9 тапкыр һәм нефть продуктлары 7 тапкыр артканлыгы ачыкланган”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Лениногорск оешмасына карата "Экология таләпләрен үтәмәү" һәм "туфракның уңдырышлы катламын юк итү" маддәләре буенча административ беркетмәләр төзелгән.

Экология таләпләрен бозучы 60 мең сум күләмендә штраф түләячәк һәм бер айда хокук бозу нәтиҗәләрен бетерергә тиеш.


http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев