Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә хач йөреше узды

Тантаналы йөреш, Бауман, Батурин һәм Карл Маркс урамнарыннан узып, Богородица монастыре янында төгәлләнде, һәм анда гыйбадәт кылынды.

Православие динен тотучылар бүген Татарстан башкаласында Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә хач йөреше узды.

Кичә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан Изге Ана монастырендә дини йола үткәрде. Бүген иртән Казан Кремлендә Благовещенский чиркәвендә дини литургия уздырды.

Чиркәү эчендә, кеше күп җыелганга, бераз кысан иде. Берәүләр чыга торды, аларның урыннарын икенчеләр алыштырды.

Хач йөреше көндезге сәгать 11дә башлаңды.

Тантаналы йөреш Бауман, Батурин һәм Карл Маркс урамнарыннан узды. Ул Богородица монастыре янында төгәлләнде. Анда гыйбадәт кылынды.

“ Халыклар бердәмлеге көне Казан Изге Ана иконасын искә алу көне белән бергә туры килде. Нәкъ бу көнне Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге ополченецлар Казан Изге Ана иконасы ярдәмендә Мәскәүне чакырылмаган кунаклардан азат иткән”, - диде митрополит Феофан.

Ул иконаның коткара, саклый һәм берләштерә торган көчкә ия булуын әйтте.  

Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев