Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда, көчле авыру сәбәпле, төрмәдән иреккә чыгарылучылар арткан

Иреген чикләү җәзасына тартылган затлар саны 30 процентка диярлек арткан.

Татарстанның җинаять-җәза системасы мәгълүматлары буенча, 2017 елда 23700 кеше җәзага җәмгыятьтән читләштерми генә тартылган. Сүз җинаять җаваплылыгына җәлеп ителсә дә, ирегеннән мәхрүм ителмәгән кешеләр турында бара. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 2017 елга йомгак ясауга багышланган коллегия утырышында билгеле булды.

Ирегеннән мәхрүм булмаучыларның төп өлеше шартлы рәвештә хөкем ителгәннәргә туры килә (53,4 процент), икенче урында – мәҗбүри эшләр (16,7 процент), өченче урында – билгеле бер эш белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү (16,2 процент), төзәтү эшләре (11,4 процент). Иреген чикләү җәзасына тартылган затлар саны 30 процентка диярлек арткан.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 54 нче Карарын гамәлгә ашыру кысаларында, узган елда, авыруы сәбәпле, җәза үтәүдән азат итү буенча судка 47 материал юлланган. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, бу, 2016 елга караганда, ике мәртәбә күбрәк. Суд 29 кешегә карата уңай карар чыгарган. Ә 2016 елда суд нык авыручы 19 кешене төрмәдән иреккә чыгарган булган.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев