Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда хәбәрсез югалган 499 кеше әле дә табылмаган

Хәбәрсез югалу фактлары буенча җинаять эше кузгатылмаган очракта, эзләү 10 ел дәвамында алып барыла.

Татарстанда бүгенге көнгә, үткән елларны исәпкә алып, хәбәрсез югалган 499 кеше табылмаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе Эчке эшләр бүлегенең затларны эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Сергей Королев  Эчке эшләр министрлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

“Республикада хәбәрсез югалган кешеләрне әзләү Эчке эшләр министрлыгының эшчәнлегендә приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып кала. Балигъ булмаган балалар, психик авырулы кешеләр югалу, криминал белән бәйле югалу очракларына аеруча игътибар бирелә”, - диде Сергей Королев.

Хәбәрсез югалу фактлары буенча җинаять эше кузгатылмаган очракта, эзләү 10 ел дәвамында алып барыла. Тагын 10 ел дәвамында тану картасы архивларда саклана.

Конференция "Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының хәбәрсез югалган кешеләрне әзләү буенча эшчәнлеге. Балигъ булмаганнарны эзләү үзенчәлекләре. Волонтер оешмалары белән хезмәттәшлек" темасына багышланды.

  • Татарстанда ел саен югалган кешеләр турында 4 меңнән артык мөрәҗәгать килә. Шуларның 92 процентының кайда булуы кыска вакыт эчендә, ягъни 10 көн үткәнче ачыклана. Югалу очракларының һәр дүртенчесе балигъ булмаган баланың өйдән үз теләге белән китүе белән бәйле.
  • 2017 ел барышында Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәрсез югалган кешеләр эше буенча 19 җинаять эше кузгаткан. 2018 елда хәбәрсез югалган кешеләр эше буенча 21 җинаять эше кузгатылган. Быел 8 җинаять эше кузгатылган.

 

 

Фото: Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев