Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда корбанга сарыклар җитә, оештырылуы җитми – авыл хуҗалыгы министрлыгы

Бүген республика фермаларында – 51 мең, шәхси хуҗалыкларда 300 мең баш сарык бар.

Татарстанда сарыклар бар, ә корбанга сату өчен оештыру эшләре җитми. “Татар-информ” хәбәрчесенең “Ни өчен Корбан Гаетенә сарыкларны Казахстаннан алып кайталар?” дигән соравына Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җавап бирде.

“Республика хуҗалыкларында бүген 51 мең тирәсе сарык бар. Заманында ул 1 млн иде. Шәхси хуҗалыкларда 300 меңнән артык баш исәпләнә. Фермерларда сарыкларның баш саны арта бара”, – диде министр урынбасары.

Корбан Гаетенә сарыкларны читтән алып кайту – безнең эшләп бетермәвебез ди, урынбасар.

“Корбанга бер категориядәге сарыклар кирәк, авырлыгы да, мөгезе, койрыгы да аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш. Бу – безнең эшләп бетермәгәнлек. Шәхси хуҗалыклар белән эшләп, алардан терлекләрне җыеп алуны оештырып бетерә алмыйбыз. Көньякта җылырак, сарык күп үрчегән, корбан сарыгы сатучылар шунда барып, көтүлектән җыя да кайта. Бездә бу бәйрәмгә сарык җитми дип әйтмәс идем, оештырылуы җитми. Бизнесменнарның оешмавы. Кече эшмәкәрлекне бергәләп карап бетерергә кирәк. Фермер үзе сата ул, шәхси хуҗалыкныкын җыеп, оештырып алу мөһим. Безгә бу мәсьәләдә эшләргә кирәк”, – диде Нәҗип Хаҗипов.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев