Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус ачыкланган беренче пациент хастаханәгә урнаштырылды

Франция гражданины республикага килгәннән соң ирекле карантинда булган.

Татарстан табиблары карантинда булган Франция гражданинында Covid-2019 коронавирус инфекциясен ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика штабы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстанда коронавирус йоктыруның бер очрагы ачыкланган. Читтән кертелгән очрак. Ул — Татарстан Республикасына килгән Франция гражданины. Коронавирус симптомнары ачыклану сәбәпле хастаханәгә урнаштырылды», — дип хәбәр итте Галимова.

Агентлык әңгәмәдәше әйткәнчә, Татарстанга килгәч, чит ил кешесе табибларга хәбәр иткән һәм анализлар биргән, шуннан соң карантинга кергән.

«Алынган анализ нәтиҗәләре буенча чит ил кешесе Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелде. Хәле уртача иде, хәзерге вакытта канәгатьләнерлек, температура юк. Ул табиблар күзәтүендә», -дип аңлатты ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

ТР Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 21 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән — Мәскәүдә дүрт һәм Россиянең 14 төбәгендә берничә очрак.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Чит ил сәфәрләреннән кайткан республиканың барлык халкыннан 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына хәбәр итүне һәм ике атналык карантин үтүне сорыйлар.

Фото: архив tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев