Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган

Табиблар искәртүенчә, коронавирусның сигез очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын 15 кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Биш кеше хастаханәгә озатылган, 18е өендә дәвалана», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесенә 18 яшь тулмаган, дүртесе — 18-30, унысы 30-50 яшьтә, җидесе 50 яшьтән өлкәнрәк.

«Коронавирусның сигез очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын 15 кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган», — дип искәртте Галимова.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе — 13 кеше — Казанда, калганнары Чаллы шәһәрендә, Питрәч һәм Биектау районнарында ачыкланган.

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев