Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары буенча антирекорд яңартылган

Узган тәүлектә 348 кешедә ковид табылган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 348 очрагы ачыкланган. Бу пандемия башланганнан бирле иң югары сан. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары вирусны авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

48 кеше хастаханәгә салынган, 300 кеше өйдә дәвалана, диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 204 кеше ковид йоктырган. Чаллыда — 45, Яшел Үзәндә 13 очрак теркәлгән. Коронавирус инфекциясе йоктыручылар төбәкнең 27 муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, 25 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 48 873 тапкыр куелган. Татарстанда 38 410 кеше (узган тәүлектә — 108 кеше) коронавирус китереп чыгарган чирдән савыккан.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 365 430 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 884 135 кеше вакцинаның ике дозасын, ә бер көндә 8031 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Ә 173 652 кеше ревакцинация узган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, гомумән, Россия буенча ковид диагнозы белән хастаханәгә салу очраклары ике тапкыр арткан. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев