Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган

8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«28 кеше госпитализацияләнгән, 47 кеше өйләрендә дәвалана. Аларда я чирнең җиңел формасы, я авыру симптомсыз уза», — диде ул.

Аның сүзләренчә, 8 очрак читтән кертелгән, 67 очрак — авыручылар белән контактлар.

75 очрак түбәндәге шәһәр-районнарда теркәлгән. Казанда — 35, Чаллыда — 4, Аксубай — 2, Лаешта — 11, Питрәчтә — 6, Түбән Камада — 7, Сарманда - 3, Арча, Баулы, Биектау, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Әгерҗедә берәр очрак ачыкланган.

22 апрельгә Татарстанда коронавирусның 355 очрагы теркәлгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев