Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 26 кешегә җиткән

Республикада узган тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 26 кешегә җиткән. Чаллыда яшәүче 1949 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, 19 майда пациентны Чаллыдагы 2нче шәһәр хастаханәсенең терапевтика бүлегенә китергәннәр. Ул коронавирус инфекциясе һәм пневмониянең авыр формасы, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларына бәйле кискен өзлегүләрдән интеккән. Хәле бик авыр булганлыктан, ир-атны реанимация бүлегенә салганнар.

Әмма дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәгән. Аның хәле авыр булып калган һәм 23 майда пациентның йөрәге тибүдән туктаган.

«Бу катлаулы клиник очрак булганлыктан, озак вакыт дәвамында патологоанатомик экспертиза үткәрергә туры килде. Үлемнең сәбәбе – яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе. Вирус идентификацияләнгән. Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - диде Галимова.

Татарстанда узган тәүлектә 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 31 кеше терелгән. Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (18 кеше) һәм Биектау районында (өч кеше) теркәлгән. 

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев