Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары арткан

Татарстанда җәнлекләрне бәрдерү очраклары арткан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батьков җиткерде

– Соңгы 8 айда юлларда җәнлекләрне бәрдерү очраклары күбәйде. Ел башыннан бүгенгә кадәр 105 шундый очрак теркәлгән, 106 җәнлек һәлак булган. Үлүче хайваннарның 16сы кабан, 54 поши, 31 кыр кәҗәсе, – ди комитетет рәисе. – Машина бәрдергән хайваннар өчен иминият оешмалары акча күчерә. Ә менә күп кенә руль артындагылар авария урыныннан качып китә. Быел 48 машина йөртүче шулай эшләгән иде.

Очрашуда Татарстанда яшәүче кайбер хайваннарның артып китүен дә әйттеләр. Пошилар саны 1535 гә артып 13635, кыр кәҗәсе исә 2529 га үрчеп 12708 булган. Ә менә Африка чумасы аркасында кабаннар саны көннән-көн киметелә икән. 2020 елда алар 6 мең баш булса, быел 1225 кә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев