Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өлкәннәрне карау буенча яңа хезмәтләр кертеләчәк

Агымдагы елда өлкәннәр һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көндезге стационардан һәм тернәкләндерү җиһазларын прокатка алып файдалана алачак.

«Демография» илкүләм проекты өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа хезмәтләрне үз эченә алачак. 2020 елда алар көндезге стационардан һәм тернәкләндерү җиһазларын прокатка алып файдалана алачак.Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көндез социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә булу — өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен үз эченә бикләнмәү, ә җәмгыятьнең актив әгъзасы булып калу мөмкинлеге. Техник җиһазларны прокатка алу пунктларында аларның туганнары күп функцияле караватлар, шуыша торган җәймәләр, күчереп утырту өчен такталар һәм кешене карауны җиңеләйтә торган башка предметларны арендага алачак», — дип сөйләде Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Мисал өчен, узган ел 1 мең 638 кеше карау буенча ярдәм алган, кырык мохтаҗ кеше «тәрбиягә алган гаиләләрдә» яшәгән. Моннан тыш, 200гә якын кеше караучы хезмәтләреннән файдалана алган.

«Тәрбия мәктәбе» проектның мөһим юнәлеше булып тора. Анда махсус карауга мохтаҗ кешеләрнең туганнары өчен дәресләр үткәрелә. 2019 елда мондый мәктәпләрдә 243 кеше белем алган.

2020 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 8,7 млрд сум акча бүленгән.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев