Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мөгезле эре терлек көтүе белән идарә итү буенча цифрлы система кертелә

«Бүген базарда мондый программалар күп. Яңа технологияләргә, һичшиксез, керергә кирәк», — диде министр урынбасары Ленар Гарипов.

Татарстанда мөгезле эре терлек көтүе һәм терлекне ашату белән идарә итү буенча цифрлы технологияләр кертелә. Бу хакта «Кыр көне-2020» дә узган түгәрәк өстәл утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов әйтте.

Аның сүзләренчә, Татарстанның 43 районында аерым хуҗалыкларда сынау проектлары башлануын әйтте. Ул терлек азыгы үзәкләрендәге заманча технологияләр бөтен тукландыру процессын контрольдә тотканын билгеләп узды.

«Рацион буенча җитәрлек күләмдә, тиешле азык ашатырга кирәк. Миксер булган хуҗалыкта да дөрес итеп беркем ашатмый. Күп кенә хуҗалыкларда булабыз, миксер, үлчәү контроллерлары да бар, ләкин бөтенесе тракторист кулына тапшырылган. Бу яңа система ашату процессын тулысынча күзәтчелектә тота», — диде Ленар Гарипов.

Ул көтү белән идарә итү системасы бөтен процесслар контролеры булуын ассызыклады. «Хәзер яхшы осеменаторлар, ветеринарлар, зоотехниклар да килми, чөнки хуҗалыкларда эш режимы иртәнге 4-5 тән башлана. Ә заманча хуҗалыкларда бөтенләй башкача. Әйтик, Удмуртиядә яшь белгечләр эшли, анда биш көнлек эш режимы», — ди министр урынбасары.

«Терлекчелектә ничек биш кенә көн эшләп була соң» дип сорыйбыз. Анда бөтен процесслар көйләнгән, көтү белән идарә системасы җайга салынган. Сыерлар турында бөтен мәгълүматны беләләр. Аларда 1,5 мең баш сыер бар. Бер сыерга 11 мең литр сөт савалар. Бөтенесе яшь белгечләр. Сигездә киләләр, кичке биштә китәләр», — дип сөйләде Ленар Гарипов. Аның сүзләренчә, дүшәмбе сыерның аякларын эшкәртергә, сишәмбе мастит тикшерергә, чәршәмбе вакцина кадарга тиешлеген белгечләр төгәл белә, болар системалаштырылган. Зоотехникларга да көн саен рацион язылып бирелә. 

«Бөтен технология беркетмәләр нигезендә башкарыла. Җитәкчеләр, эшчеләр өчен дә система уңайлы. Татарстанга да шуны кертәбез. Билгеләнгән хуҗалыкларда өйрәнгәч, башкалар өйрәнәчәк. Бүген базарда мондый программалар күп. Яңа технологияләргә, һичшиксез, керергә кирәк», — диде министр урынбасары. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/02-07-2020/tatarstanda-m-gezle-ere-terlek-k-t-e-bel-n-idar-it-buencha-tsifrly-sistema-kertel-5754032

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев