Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Мишә елгасы тамагында балык тоту вакытлыча тыела

Әлеге тыю 1 февральдән 15 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.

1 февральдән 15 апрельгә кадәр «Мишә елгасы тамагы» заказнигы территориясендә балык тоту тыела. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте ТР Министрлар Кабинеты карарына сылтама ясап хәбәр итә.

Биредә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр «су биологик ресурслары популяциясенә яный торган теләсә нинди эшчәнлек тыела», диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мамадыш районында Нократ елгасы тугаенда кыр үрдәкләре санын ишәйтү өчен «Нократ» зоотыюлыгы барлыкка киләчәк.

Фото: https://pixabay.com | MabelAmber

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев