Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ничә табиб җитмәве билгеле

2020 ел башына Татарстанда 47 562 медицина хезмәткәре исәпләнә.

Татарстанда табибларга ихтыяҗ 1500ләп кеше тәшкил итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында медицина тармагына кадрлар җәлеп итүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 970 кеше амбулатор звенога, 530 стационар оешмаларга җитми. 2020 ел башына Татарстанда 47 562 медицина хезмәткәре исәпләнә. «Республикада 13 меңгә якын табиб, 36 меңләп урта медицина персоналы бар. Табиблар белән тәэминат 10 мең кешегә 35,4 дәрәҗәсендә», — диде Илдар Фатыйхов.

Ул республикада табиблар сафы киңәя баруын әйтте. Былтыр 280 табиб эшкә килгән, алдагы елда бу күрсәткеч 221гә тәңгәл. «Илнең 50 дән артык төбәгендә тискәре баланс, бездә әле уңай вазгыять саклана», — диде.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев