Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда паллиатив ярдәм күрсәтү проекты үстерелә

Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Россия төбәкләрендә паллиатив ярдәм проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды.

«Кешеләрне кайгырту төбәге» программасы 25 субъектта, шул исәптән Татарстанда да башланып китә. Проект пациентларга өйләрендә ярдәм күрсәтүне оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совещание по проекту паллиативной помощи ОНФ. Проводит  Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Әлеге проектның максаты – мондый пациентлар санын арттыру һәм гаилә өчен паллиатив ярдәм мөмкинлеген бәяләү.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Россия төбәкләрендә паллиатив ярдәм проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Совещание по проекту паллиативной помощи ОНФ. Проводит  Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

«Кешеләрне кайгырту төбәге» һәр субъект өчен, төбәкләрнең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, паллитатив ярдәмне үстерүнең төбәк карталарын эшләүне күз алдында тота.

Проект кысаларында паллиатив ярдәм күрсәтүне һәм социаль яклау учреждениеләрендә дарулар белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләсен законнар белән җайга салу, перинаталь паллиатив ярдәмгә ихтыяҗны, ирегеннән мәхрүм ителгән урыннарда паллиатив ярдәмгә ихтыяҗны ачыклауга ярдәм итү планлаштырыла.

 

Фото: Рамиль Гали, tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев