Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пассажир йөртүчеләргә бер ел эчендә 24 миллион сумлык штраф салынган

Узган ел республикада 563 транспорт тикшерелде һәм 532 хокук бозучы ачыкланды.

Татарстанда, 2019 ел эчендә пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, якынча 24 миллион сум күләмендә штраф салынган. Бу хакта Республика Дәүләт Советының 11нче утырышында, ТР Транспорт күзәтчелеге Федераль хезмәтенең дәүләт автомобиль инспекциясе бүлеге начальнигы - баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов хәбәр итте.

ГИБДД белән берлектә, Татарстан территориясендә пассажирлар йөртүче машиналарны тикшерү үткәрелде. 563 транспорт чарасы тикшерелде, 532 хокук бозу очрагы ачыкланды. “Ягъни, транспорт чараларының һәрберсендә диярлек хокук бозу очрагы ачыклана”, - диде Смирнов.

Смирнов автомобиль йөртүчеләрнең Федераль закон таләпләрен үтәмичә сәламәтлеккә зыян китерү очраклары - 25%, лицензиясез эшчәнлек алып бару - 17%, маршрут картасы булмау - 6%, транспорт чараларының техник торышын контрольдә тотмау - 5% һәм машина йөртүчеләрнең рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе узмавы - 6% ”, - дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, хокук бозуларның күпчелеге Казанда (49%) һәм Яр Чаллыда (17%) булган. Шулай ук, ул Казанда тимер юл вокзалы, "Колцо" сәүдә үзәге, Советская мәйданында пассажирларны рөхсәтсез утырту урыннары бетерелүен әйтеп үтте. "2018 елда кабул ителгән Карар буенча, бер үк автобусның өч мәртәбә кузгалырга ярамаган муниципалитетлар территориясендәге урыннары исемлеге расланды“, - диде ул. Смирнов бу Карарга Казан, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат һәм Алексеевск кына җаваплы караганын билгеләп үтте. "Калган барлык муниципалитетлар бу мәсьәлә мөһим түгел яки кирәксез дип саный, ә без административ җаваплылыкка тарта алмыйбыз", - диде ул.

Яр Чаллыда транспорт өлкәсендә булган кагыйдәләрне тулысынча санга сукмаучылар барлыгын да искәртте. "Моннан тыш, автовокзал территориясендә булган җәнҗаллар һәм ачлык фонында заказлы транспорт базары чәчәк ата. Заказлы автобуслар өчен Мир проспектында тагын бер диспетчерлык пункты пәйда була. Смирнов сүзләре буенча, законсыз пассажирлар ташу буенча тәртип урнаштырып бетерүе бик кыен. "Бу сорауларга барлык муниципалитетлар да җаваплы карарга тиеш", - ди ул.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты башлыгы Шамил Гафаров республика Хөкүмәтендә заказ белән пассажирлар ташу эше буенча өч елдан бирле махсус комиссия эшләгәнен искә алды.

“Теләгебез - кече һәм урта бизнеска булышу, ләкин закон нигезендә. Шоферлар медицина контролен узмыйлар, күпчелек автобуслар җиһазландырылмаган, транспорт өчен лицензияләре юк. Без юридик механизм яклы, махсус хезмәтләр күрсәтүче кече бизнесның законлы эше өчен. Тагын бер тапкыр махсус хезмәт күрсәткән эшкуарларны цивилизацияле эшләргә мөмкинлек бирүче карарлар кабул итәргә чакырабыз ”, - дип нәтиҗә ясады Борис Смирнов.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев