Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда педагоглар торак шартларын яхшырту өчен сертификат алачак

Татарстанда педагогик хезмәткәрләр өчен беренче мәртәбә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар кертелә.

  50 яшькә кадәрге, кимендә өч ел хезмәт стажы булган 300 педагог конкурс нигезендә 1 миллион сумлык сертификат алачак. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Торак сертификаты ярдәмендә ипотекага торак сатып алганда беренчел взносны түләргә яки инде булган социаль яки коммерцияле ипотека кредитының бер өлешен капларга, шулай ук физик яки юридик затлардан торак сатып алганда түләргә мөмкин булачак», – дип белдерде мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренчә, торак сертификатына балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә оештырылган мәктәпкәчә бүлек тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре дәгъва итә алачак.

«Укытучының төп эш урынында йөкләнеше кимендә бер ставка булырга тиеш. Укыту өчен бу атнага - 18 сәгать, ә мөгаллим өчен – елына 720 сәгать. Тагын бер шарт – сертификат алганнан соң биш ел эшләү», – дип ачыклык кертте Һадиуллин.

Гаризалар 2026 елның гыйнварыннан кабул ителә, ә түләүләр шул ук елның августында бирелә башлый. Министр аңлатканча, бу хәзерге вакытта кирәкле норматив документлар әзерләнү белән бәйле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-pedagoglar-torak-sartlaryn-yaxsyrtu-ocen-sertifikat-alacak-5910774

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев