Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пенсионер ханым бау белән тәрәзәдән төшкәндә егылып һәлак була

Минзәләдә Изыскатели урамындагы бер йорт янында 88 яшьлек пенсионер хатынның үле гәүдәсе табыла, аның янында тикшерүчеләр җәймәдән ясалган бау һәм акча белән сумка табалар. Бу хакта "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, пенсионер ханым узган ялларда туганына кунакка килә. Туганы кибеткә киткәндә ул ишекне тышкы яктан бикләргә куша,...

Минзәләдә Изыскатели урамындагы бер йорт янында 88 яшьлек пенсионер хатынның үле гәүдәсе табыла, аның янында тикшерүчеләр җәймәдән ясалган бау һәм акча белән сумка табалар. Бу хакта "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, пенсионер ханым узган ялларда туганына кунакка килә. Туганы кибеткә киткәндә ул ишекне тышкы яктан бикләргә куша, чөнки начар ишеткән һәм кыңгырау тавышын ишетмичә калырмын, дип уйлый, - дип яза "Вечерние Челны" газетасы.

Ул җәймәләрдән бау ясый һәм шуның ярдәмендә өченче каттан аска төшмәкче була, ләкин егыла һәм алган имгәнүләрдән вафат була.

Пенсионерның үзе белән 100 мең акчасы була, ул аны үзен күмү өчен җыеп барган була.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев