Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда һәр өченче кеше коронавирус белән авырган

Республиканың өч меңгә якын кешесе күмәк иммунитетны билгеләү буенча сынау проекты кысаларында антитәнчеккә кан биргән, 31,3 процентында антитәнчекләр ачыклаган.

Татарстанда һәр өченче кешенең яңа коронавирус инфекциясенә иммунитеты бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«G класслы иммуноглобулин антитәнчеге инфекция белән очрашу булганлыгы һәм авыру симптомсыз җиңел формада узуы турында сөйли. Ягъни күренеп торган симптомнар: пневмония һәм көчле вирус-респиратор инфекцияләр булмаган. Бу антитәнчекләр 921 кешедә - 31,3 процент, ачыкланган», - дип сөйләде спикер.

Авдонина искәрткәнчә, 26 июньнән 30 июньгә кадәр республиканың һәр районыннан җиде яшь төркеменнән очраклы татарстанлылардан кан алу оештырылды, Татарстан Республикасында барлыгы 2947 кешенең пробаларын тикшерделәр.

Алга таба Роспотребнадзор организмда антитәнчекләр ни дәрәҗәдә саклануын белү өчен иммунитеты булган кешеләр белән тикшеренү эшләре алып барачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев