Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда район эшмәкәрләренә ярдәм чаралары буенча консультация бирәләр

«Минем бизнес» үзәге вәкилләре республиканың 32 районында үзмәшгульләргә һәм эшмәкәрләргә консультация бирәчәк.

Татарстан районнары эшмәкәрләренә «Минем бизнес» республика үзәге вәкилләреннән консультация ала. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 «Белгечләр эшмәкәрләрне кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирә. Мөрәҗәгать итүчеләр үз бизнесларын ачу, ташламалы микрозайм алу һәм Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен нинди ярдәм чаралары кирәк булачагын белә алачак», — диделәр ведомствода.

Үзәкнең төбәк вәкилләре Татарстанның 32 районында эшли. Консультация сорап үзмәшгульләр дә, эшмәкәрләр дә мөрәҗәгать итә ала. Моны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында «Кризиска каршы чаралар» бүлегендә күрсәтелгән төбәк вәкиленең элемтә мәгълүматлары буенча эшләргә мөмкин.

Татарстанда «Фасттрек» порталы эшләнде. Анда  шулай ук бизнеска ярдәм чаралары турында белергә мөмкин. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, «Шәхси кабинетта» гариза бирергә һәм аның үтәлешен читтән торып күзәтергә мөмкин. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев