Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сабан культураларында тузанбаш (пыльная головня) авыруының таралуы күзәтелә

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге сабан культуралары чәчүлекләрендә тузанбаш авыруының таралуы турында хәбәр итә.

Авыруны кузгатучы – Ustilago tritica гөмбәсе.

Авыруның беренче билгеләре башаклану чорында күзәтелә башлый. Зарарланган үсемлекләр, гадәттә, сәламәт булган башаклардан алданрак коела башлый. Башакчадан чыкканчы ук аның барлык өлешләре – җимшәне, кабырчыклары, башак төбк зарарланган була һәм ул тузанлы кара массага әверелә. Кайчакта тузанбаш башакның аскы өлешен генә зарарлый.

Зарарланган үсемлекләрдә биохимик процессларның нормаль агымы бозыла, шуның нәтиҗәсендә ашлык начар тула һәм меңләгән орлык массасының кимүе күзәтелә.

Телиоспор һәм мицелия үсеше өчен оптималь температура +23..+25 С һәм чагыштырмача дымлылык 60-95 % булырга тиеш.

Зарарланган орлык материалы бердәнбер инфекция чыганагы булып тора.

Икмәк башакларына тузанбаштан килгән зарарның икътисадый чиге (ЭПВ)

Үсеш фазасы

ЭПВ

Башаклар өлгерүнең башлангыч һәм соңгы сары төскә кергән чоры

Сабан культураларында башакларның зарарлануы 0,3-0,5 %

Башак авыруларын ачыклау өчен хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм агрономнарына башаклы бөртекле сабан культураларын мониторинглауны көчәйтергә тәкъдим итәбез.

Тузанбашка каршы көрәшнең төп чарасы – орлыкларны «Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» нигезендә рөхсәт ителгән түбәндәге препаратлар белән эшкәртү: Оплот Трио, ВСК; Бенефис, МЭ; Поларис, МЭ; Скарлет, МЭ һәм башкалар.

Тәкъдимнәр: Чәчүлекләрдә гектардан 30 центнердан артык сыйфатлы ашлык алу өчен башаклану фазасында - культураларның чәчәк ата башлаган чорында түбәндәге препаратлар белән икенче тапкыр эшкәртергә кирәк: Профи Супер, Триактив Экстра, Дерозал Евро, Колосаль Про, Рекс Дуо һәм «Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» нигезендә башка препаратлар белән.

Товар максатлары өчен билгеләнгән һәм уңыш гектардан 30 центнердан кимрәк көтелә торган сабан культураларының азрак зарарланган чәчүлекләрен биофунгицидлар (Ризоплан, Псевдобактерин-2, Фитоспорин һ.б.лар) белән эшкәртергә кирәк.

Үсемлекләрне эшкәрткәндә куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә. Пестицидлар куллануны СанПиН 1.2.2584-10 гигиена таләпләренең 2.19 п. нигезендә башкарырга кирәк.

Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев