Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда үсемлекләр өчен куркыныч корткычның күпләп үрчүе теркәлде

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Үсемлекләрне яклау бүлеге белгечләре ефәк күбәләге кортларының күпләп чыгуын искәртәләр.

Парсыз  ефәк  күбәләге  300дән артык  төрдәге үсемлекне зарарлый, аларның  күпчелеге  яфраклы  үсемлекләр.  

Ефәк  күбәләге  кортлары  (гусеницалар) бөреләр,  яфраклар, чәчәк  төймәләре  һәм чәчәкләр белән актив тукланалар. Йонлач булулары  аркасында һәм   җил ярдәмендә  ефәк  күбәләге  кортлары  12 км ара  үтә алалар. Алар  2 ай  буе бик  нык  тукланалар, аннары агач кайрысы  ярыкларында  яисә яфраклар  арасында ефәк  кузыларын (кокон) үрәләр    һәм курчакланалар.  Июль-август айларында ике  атнадан   кузылардан күбәләкләр барлыкка килә. Парлашканнан соң алар агач кәүсәләре кайрыларында, агач бүкәннәрендә, таш  араларында һәм коймаларның  аскы  өлешләрендә йомырка салалар.      Күбәләк бу  йомыркаларны соры  йомшак  мамык белән буташтыра, нәтиҗәдә, алар диаметры 3 см булган, тоташ мамыклардан  торучы   саргылт-соры мендәрләргә   охшап  кала. 

Ана күбәләкләр  бик үрчемле һәм алар  1200гә кадәр, һәр урында  берничә йөзләгән йомырка салырга  сәләтле.  

Парсыз ефәк  күбәләге йомыркалары бик  чыдам һәм алар түбән температурада  да  рәхәтләнеп кыш чыгалар.    

Парсыз ата ефәк күбәләге ана күбәләкнең урнашкан урынын 11 километр ераклыктан   да  табарга   сәләтле!

Боҗралы ефәк күбәләге   барлык җимеш культураларына, яфраклы урман  агачларына,  бигрәк  тә алмагач һәм имән агачларына аерым-аерым урыннарда зур зыян сала.  Күбәләк  кортлары (гусеницалар) йомырка тышчаларында  кышлый. Яфракларны  кырыйларыннан  ашап  киләләр, Уртада  аларның  җепселләре  генә кала.  Скелет ботаклар һәм калын ботаклар киселешләрендә пәрәвез оялары  коралар, шунда  алар  көндез дошманнарыннан һәм начар һава торышы булганда  яшеренәләр.  Күбәләк  корты  бик  куркак.   Аңа  кагылуга ул  башы  һәм гәүдәсенең өске өлеше  белән кискен хәрәкәтләр ясый.

Ефәк күбәләкләренә  каршы көрәшү өчен 1-2 яшьтәге кортларны  биологик инсектицидлар: Битоксибацилин, Лепидоцид белән  сиптерергә кирәк.

Ылыслы концентрат (10 л суга 4 аш  кашыгы) эремәсе корткычларны нык  куркыта.  Күбәләк  кортлары  шулай ук әрем, күксегән печән, томат сабаклары төнәтмәсеннән,   горчицадан  куркалар.

Агач ябалдашларына  үрмәләгән корткычларны  агачтан  көчле  су  сиптереп коярга  мөмкин,  аннары,  аларны  җыеп, юк  итәргә  кирәк.  

Шулай  ук «Россия  Федерациясе   территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге»ннән  инсектицидлар  белән эшкәртергә мөмкин, болар:  пиретроидлар төркеменнән булган фосфорлы органик кушылмалар һәм   неоникотиноидлар.  

Пестицидлар куллануны   СанПиН 1.2.2584-10 гигиена таләпләренең 2.19 п. нигезендә башкарырга  кирәк.    

Эшкәртүләрне башкарганда куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасын катгый  үтәү таләп  ителә.  

Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: rshc.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев