Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда шикәр комының бәясе 40 сумга якын

Соңгы өч елда без мондый бәяләр күрмәдек, диде Марат Әхмәтов.

Быел Татарстанда шикәр комының бәясе арткан. Хәзер ул 40 сум чамасы тора. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әйтте.

“Шикәр чөгендеренең сатып алу бәясе түбән булгач, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “татлы тамыр” мәйданнарын киметү тәкъдиме белән чыккан иде. 2018 елда без дә барлык мәйданнарны 10 процентка, ягъни 10 мең гектарга киметтек. Шуңа күрә быел чөгендернең тулаем уңыш күләме узган елга караганда шактый ким булачак. Ул 2 млн 2 мең тонна тирәсе булыр дип фаразлыйм", - диде министр.

  • Узган ел аграрийлар 3 млн 100 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алды.

“Быел шикәр комына бәя җитәрлек, кызыктыргыч дәрәҗәдә куелды. Бу – килосына 40 сумны тәшкил итә. Соңгы өч елда без мондый бәяләр күрмәдек”, - диде Марат Әхмәтов.
Фото: https://pixabay.com | Bru-nO

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев