Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда соңгы 7 елда урман янгыннары чыкмады – урман хуҗалыгы министры

“Бу - министрлык тарафыннан вакытында үткәрелгән профилактика чаралары контроль нәтиҗәсе”, - диде министр.

Татарстанда соңгы 7 елда урман янгыннары чыкмаган. Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елгы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2018 елга хезмәт бурычлары билгеләү” темасына киңәйтелгән коллегиясендә урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров әйтте.

“Президент ярдәме, Россия урман хуҗалыгы тарафыннан күрсәтелгән игътибар, шулай ук министрлык тарафыннан вакытында үткәрелгән профилактик чаралар һәм контроль, сыйфатлы комплекслы чаралар ярдәмендә, республикада инде 7 ел урман янгыннары булганы юк”, – диде Нәзиров.

Министр, узган 2017 елга йомгак ясап, янгын куркынычы сезонына кадәр үк, урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү планнары раслануын һәм урынннарга җиткерелүен әйтеп узды.

“Урман хуҗалыгы һәм экологик тирәлекне формалаштыруда иң төп чара булып – урманнарны янгыннан саклау тора. 2017 елга Министрлар Кабинеты тарафыннан куелган “Урманнарны янгыннан саклау чаралары турында”гы карарны без срогында үтәдек. Барлык өлкәләргә дә куелган шушы эш темпын киметмәскә һәм 2018 елда да урман янгыннарын булдырмаска кирәк”, – диде Алмас Нәзиров.

Исегезгә төшерик, соңгы елларда республикада урман янгыннары күзәтелмәвен “Татар-информ”да урман хуҗалыгы министрлыгының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов та әйтеп узган иде. Ул шул ук вакытта урман фонды чик территорияләрендә килеп чыккан янгын очраклары турында да билгеләп узды. Әйтик, 2017 елда янгыннар ике тапкырга артып, 309 очракны тәшкил итә. Аның каравы, янгыннарның мәйданы кимегән. Нибары – 0,4 гектар зыян күргән. Ә 2012 елда 34 янгын очрагы чыгып, гомуми мәйдан 29,9 гектарны тәшкил иткән. 2016 елда 181 янгын очрагы теркәлеп, 17,1 гектар урман фонды чик территориясе зыян күргән.

"Татар-информ" агентлыгы урман хуҗалыгында иң нәтиҗәле эшләүчеләр бүләкләнде, дип хәбәр иткән иде. Коллегиядә шулай ук Алмас Нәзировның эшеннән китүе билгеле булды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев