Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган

Республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган 1146 кеше дәвалануын дәвам итә.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Аларның икесе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«16 кеше хастаханәгә озатылган, 23е өендә дәвалана», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (12 кеше) ачыкланган.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (21 кеше) һәм Чаллыда (7 кеше) ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4673 очрагы теркәлгән, 3510 кеше (шуларның 38е – узган тәүлектә) терелгән. 1146 кеше дәвалануын дәвам итә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-07-2020/sinoptiklar-tatarstanlylarny-yashenle-ya-gyr-m-k-chle-il-hakynda-kis-t-5754157

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев