Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда соңгы ун елда кыр кәҗәсе саны биш тапкыр арткан

«Без кыр кәҗәләре тагы да күбрәк булырга тиеш дигән фикердә», — ди Федор Батков.

Татарстанда соңгы ун елда кыр кәҗәсе (косуля) саны биш тапкыр арткан. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомство рәисе Федор Батков әйтте.

«Республикада пошилар сан ягыннан тотрыклы, кыйммәтле җанвар буларак кыр кәҗәләре арта. Без кыр кәҗәләре тагы да күбрәк булырга тиеш дигән фикердә. Моның өчен барлык кирәкле табигый шартлар бар», — диде Федор Батков. Аның сүзләренчә, барлык техник чараларны төгәл үтәп барган хуҗалыкларда шушы җәнлекләр саны арта.

Комитет рәисе Татарстанның Идел аръягында кыр кәҗәләре күбрәк үрчүен билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, хайваннарны саклау чаралары һәм табигый тирәлек сыйфаты күп төр хайваннар артуына китерә.

Фото: архив/Абдул Фархан

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев