Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Сосновский балтырганына каршы көрәш турында

Филиал ФГБУ «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы республика территориясендә 10 елга якын инде Сосновака балтырганы урыннарын ачыклау буенча хезмәтләр күрсәтә.

undefined

Рәсемдә: Түбән Кама районында Сосновский балтырганы

Сосновский балтырганы – биек үсә торган зонтиклы үсемлек. Балтырган салкыннардан һәм радиациядән курыкмый, ул башка үсемлекләрнең үсешен актив тоткарлый. Бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык бирә, алар җирдә 15 елга кадәр ятарга һәм шуннан соң гына үсәргә мөмкин. Балтырган авыруларга бирешми, аны корткычлар яратмый, шуңа күрә бу үсемлеккә каршы көрәшү шактый авыр.

 Безнең илдә һәм башка социалистик илләрдә балтырганны моннан 70 ел элек югары уңыш бирә торган терлек азыгы үсемлеге буларак актив үстерә башлыйлар. Соңрак үсемлектә хайваннарның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган, сөт, ит сыйфатын начарайта, шулай ук, кешеләр кагылганда, аларның тәненә тирән җәрәхәт ясый торган агулы матдәләр – фурокумариннар булуы ачыклана.

 Европада, аннары БДБ илләрендә дә узган гасыр азагында балтырганны терлек азыгы буларак үстерүне туктаталар. Россиядә Сосновский балтырганы "хуҗалыкта файдасын югалткан" дип таныла һәм Селекционерлар казанышларының дәүләт реестрыннан 2012 елда гына әле төшереп калдырыла. 2015 елдан үсемлек зарарлы һәм куркыныч чүп үләне дип таныла, ә 2019 елдан аны үрчеткән өчен штрафлар кертелә башлый. Әмма үсемлек орлыкларының җил белән ерак араларга таралырга һәм яңа территорияләрне яулап алырга сәләтле булуы чын-чынлап экологик бәлага әверелде. Бүгенге көндә дә ил иминлегенең фитосанитар һәм азык-төлек мәсьәләләрендә Сосновский балтырганының таралуын контрольдә тоту актуаль булып кала.

 «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, республика территориясенең Сосновский балтырганы белән чүпләнүенә тиешле карталар төзеп, ел саен фитосанитар мониторинг үткәрәләр. Филиал белгечләре, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә генә түгел, ә юл буйларында, сулыклар янында, авыл җирлекләре территорияләрендә дә тикшерүләр уздыралар. Агымдагы елда 583,2 мең га мәйдан тикшерелде.

Рәсемдә: Ютазы район бүлекчәсе башлыгы Г.З. Җиһаншина Сосновский балтырганы урыннарын ачыклауга тикшерү уздыра

Тикшерү белешмәләре буенча, Сосновский балтырганы белән чүпләнгән урыннарның артуы күзәтелә. Татарстан Республикасында 29 муниципаль районда балтырган белән чүпләнгән мәйдан 1,21 мең га тәшкил итә. Бүгенге көндә Сосновский балтырганы иң күп таралган урыннар Биектау, Балтач, Менделеевск, Питрәч, Арча, Түбән Кама районнарында һәм Казанда.

Татарстанда әлеге чүпне юк итү буенча агротехник эшкәртүләр 0,18 мең га мәйданда башкарылган.

 Файдаланылган материал: Түбән Кама район бүлекчәсе, Ютазы район бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X