Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда су объектларында ноябрьдән патруль төркемнәре эшли башлаячак

Патрульләр тиеш булмаган урында елга һәм күлләрне кичүчеләрне тотачак.

Татарстанда су объектларында ноябрьдән патруль төркемнәре эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Патрульләр тиеш булмаган урында елга һәм күлләрне кичәргә омтылучы татарстанлыларны тотачак.

"Боз чоры якынлашу сәбәпле, су объектлары кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Күпләр, ныгып җитмәгән бозга чыкканда, тыю билгеләренә һәм күрсәткечләренә карамый һәм нәтиҗәләр турында уйламый. Кышкы чорда булган аяныч хәлләрнең төп саны күчеш чорларында теркәлә», - дип сөйләде Венедиктов.

Узган кышта гына, аның сүзләренчә, боз астына төшеп, биш кеше һәлак булган, 87сен коткарып калганнар.

Постлар тәүлек буе кизү торачак. Шулай ук, 9 пост Татарстан балыкчыларының яраткан урыннарында куелачак. Кагыйдәләрне санга сукмаучыларга штрафлар яный.

Фото: Елена Саляхова

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев